9-ый день большого мая/Майнын 9-нчы көне

29 апреля в рамках реализации программы «Домашний праздник» социальный работник ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе» Шигапова Фаниля совместно с библиотекарем села Куш Елга Ахметзяновой Розой провели мероприятие «9-ый день большого мая», направленное на поздравление с 9 Мая получателя социальных услуг на дому, труженика тыла, - Закирову Кариму Зариповну. Встреча прошла по-семейному. Карима апа поделилась своими воспоминаниями о том тяжелом времени - как от зари до зари работали в поле, не доедали, не высыпались. Но дети оставались детьми - находили время и поиграть. Вспомнили и об отце, и брате, которые сражались на войне за великую Победу. Не смотря на свой преклонный возраст, Карима апа живет полноценной жизнью, интересуется новостями села и района, не теряют бодрости дух. Ей по души пришлись книги, которые принесла Роза Михайловна. Мы же, пожелав Кариме апа здоровья, выражаем огромную благодарность всем таким ветеранам тыла, как она, и низкий поклон вам за ваш нелегкий труд! 29 апрель көнне, «Гаилә бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында, Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Шиһапова Ф. Р., Куш Елга авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Р. М. белән берлектә, өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котладылар. Очрашу җылы мохиттә узды. Иртә таңнан караңгыга кадәр басуда ничек эшләүләре, ачлык, ялангачлык турында Кәрим апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сугышта җиңү өчен көрәшкән әтисе һәм абыйсы турында да искә төшерделәр. Олы яшьтә булуына карамастан, Кәримә апа тулы канлы тормыш белән яши, авыл һәм район яңалыклары белән кызыксына. Роза Михайловна алып килгән китаплар да анда зур кызыксыну уятты. Бернигә дә карамыйча, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре хәзер дә рух ныклыгын югалтмыйлар. Ә аларның эчке энергиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора. Без исә, Кәримә апага саулык сәламәтлек теләп, аның кебек барлык тыл ветераннарына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, авыр хезмәтегез алдында баш иябез!