Акция “Добрые дети мира”/“Дөньяның игелекле балалары” акциясе

В наше суетное время, когда все куда-то спешат, редко кто задумывается о помощи ближнему, а особенно пожилым людям у кого не осталось близких родственников. Нельзя забывать, что окружающим необходимо наше теплое отношение и внимание. Души наших родных и близких ранимы и чувствительны, ведь за их плечами – прожитые годы. Многие из них в жизни пережили тяжелые минуты невзгод и испытаний, положили на часу весов нашего с вами благополучия свое здоровье. Приучать человека делать добро надо как можно раньше, с самого детства. Забота о пожилых в Нижнебишевской средней школе стала доброй традицией. Коллектив школы регулярно участвует в акциях, культурно-массовых мероприятиях для пожилых людей. Юноармейцы школы не забывают свои обязанности, принимают шефство, понимая важность оказания помощи пожилым. Охотно включились и в акцию «Добрые дети», организованную ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе», в рамках программы «Домашний помощник» для одиноко проживающих людей – получателей социальных услуг отделения надомного социального обслуживания. 21 января они посетили дома одиноких односельчан и очистили территорию от снега. Мы не знаем, кем станут в будущем эти дети - юристами, инженерами, педагогами, но уверены в одном: они всегда будут делать добро, потому что растут неравнодушными людьми. Бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда һәркем кая да булса ашыга, якыннарына, бигрәк тә якын туганнары булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм турында бик сирәк уйланалар. Тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Өлкән яшьтәге кешеләр тирә-юньдә аларның проблемаларын һәм кайгыртуларын бүлешә, аларга өмет бүләк итә алырлык кешеләр яшәвен тоярга тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк, дөнья шатлыктан гына тормый: анда, кызганыч, картлык һәм ялгызлык та урын алган. Кешене мөмкин кадәр иртәрәк, балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Түбән Биш урта мәктәбендә өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әверелде. Мәктәп коллективы уздырылучы акцияләр, ветераннар, өлкәннәр өчен мәдәни-массакүләм үткәрелгән чараларда даими рәвештә катнашалар . Мәктәпнең юнармеецлары үзләренең вазыйфаларын онытмыйлар, өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлап, шефлык алып баралар. Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырылган, “Өйдә ярдәмче” программасы кысаларында, ялгыз яшәүче өлкән яштәге кешеләргә көчләреннән килгәнчә ярдәм итү максатыннан оештырылган, “Дөньяның игелекле балалары” акциясенә дә бик теләп кушылдылар. Алар 21нче гыйнвар көнне өлкәннәребезнең өйләренә барып, өй тирәләрен кардан чистарттылар. Киләчәктә бу балаларның кем буласын белмибез, әмма алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки тирә-юндәгеләргә битараф булмаган кешеләр булып үсәләр.