Добрым словом друг друга согреем / Өлкәннәрне хөрмәтләп

В отделении надомного социального обслуживания ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе» есть замечательная традиция поздравлять своих получателей социальных услуг с праздниками. 1 октября 2019 года в Международный день пожилых людей воспитанники МБУ «Василек», МБУ «Радуга» в сопровождение своих воспитателей и специалистов отделения посетили пожилых людей, прочитали стихи, подарили открытки, сделанные своими руками. Несмотря на волнение ребят, добрые слова тронули бабушек. Они с благодарностью принимали поздравление, фотографировались вместе с ребятами. Это событие останется в памяти каждого участника: пожилые люди будут вспоминать о том внимании, которое оказали им дети, а воспитанники детских садов будут готовиться к следующему празднику. Также специалистами отделения запланировано ряд мероприятий, в рамках декады Дня пожилых людей. Для получателей социальных услуг будет проводится акции по оказание посильной помощи ветеранам, состоящим на надомном обслуживании. Очень хочется пожелать всем пенсионерам крепкого здоровья, долгих лет жизни, благополучия их семьям. Пусть бережное отношение к людям старшего поколения станет делом не одного торжественного, праздничного дня, а повседневной обязанностью каждого из нас. Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт кабул итүчеләрне бәйрәмнәр белән котлау инде күп еллар дәвамында традициягә әйләнде. 2019 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнендә шәһәребезнең “Күкчәчәк” һәм “Салават күпере” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр үз тәрбиячеләре һәм бүлек белгечләре белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр янында булдылар, шигырьләр укыдылар, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Балаларның дулкынлануына карамастан, матур сүзләр әбиләребезнең күңелләрен кузгатты. Алар котлауларны рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр, балалар белән фотога төштеләр. Бу вакыйга һәр катнашучының хәтерендә калачак: өлкән яшьтәге кешеләр балалар күрсәткән игътибар турында искә алачак, ә балалар тагы да тырышып киләсе бәйрәмнәргә әзерләнәчәк. Шулай ук бүлек белгечләре тарафыннан өлкәннәр көне декадасы кысаларында күп чаралар планлаштырылган. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүче ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча акцияләр үткәрелә. Барлык пенсионерларга да нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрендә иминлек телисе килә. Өлкән буын кешеләренә игътибар бәйрәм көнендә генә түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычына әйләнсен иде.