Годы эти нам не забыть никогда…/Бу көннәрне онытырлык түгел...”

« Годы эти нам не забыть никогда…» 11 апреля ежегодно отмечается Международный день освобождения малолетних узников фашистских концлагерей. В этот день человечество отдаёт дань памяти 20 миллионам погибших, замученных в лагерях. И чествует тех, кто выжил в аду фашистских лагерей и сейчас живёт рядом с нами. Есть такие люди и в Заинском муниципальном районе. Именно для них отделением надомного социального обслуживания ГАУСО «КЦСОН» Радость» МТЗ и СЗ в Заинском муниципальном районе» 11 апреля был организован мини концерт на дому. В гости к 3 бывшим узникам концлагерей пришли с дети с небольшими подарками, сделанными своими руками, подготовили песни и стихотворения. Узники в свою очередь поделились с детьми воспоминаниями о том страшном времени, призвали подрастающее поколение хранить мир на земле, не забывая о том, какими большими усилиями он нам всем достался. Как отметила заведующая отделением надомного социального обслуживания Центра «Радость» Любовь Николаевна, цель проведенных мероприятий: выразить глубокую признательность всем, кто является живым свидетелем всех ужасов войны, кто избавил нашу страну и весь мир от фашизма, одержал Великую Победу. Память, память, Ты порой тревожно Бьёшь по нервам, бешено скользя, Позабыть такое невозможно, Потому что забывать нельзя. “ Бу көннәрне онытырлык түгел...” Бүген илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була. Андый кешеләр Зәй муниипаль районында да бар. Нәкъ менә шулар өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэминитү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан 11 апрельдә өлкәннәребезнең өйләренә барып кечкенә генә концерт күрсәтелде. Тоткынлыкта булган элеккеге 3 кеше янына барып балалар җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп өлкәннәребезнең күңелләрен күрделәр, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Куркыныч чорның тере шаһитлары булган бу кешеләр, балаларга тыныч тормышта яшәүнең нинди зур бәхет икәнлеген,аның кадерен белергә кирәклеген аңлаттылар. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Николаевна бу чараларның максаты- канкойгыч сугышның тере шаһитлары булган,илебезне һәм бар дөньяны фашизмнан азат итүчеләргә, Бөек Җиңү алып килүчеләргә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерү икәнлеген ассызыклады.