Мы выбираем жизнь! А вы? / Без тормышны сайлыйбыз ! Ә сез?

Правонарушения несовершеннолетних детей и подростков могут быть самыми разными – от административных до уголовных. Теоретически каждый человек является потенциальным преступником, то есть в состоянии совершить правонарушение. Другое дело, что далеко не каждый его все-таки совершает. Большинство взрослых людей достаточно умны и в состоянии предсказывать результаты своих действий, руководятся гражданским долгом, правилами морали и мирного сосуществования в обществе. А вот подростки зачастую не в состоянии адекватно оценивать не только себя, но и свои поступки. Главные причины правонарушений несовершеннолетних в том, что часто дети и подростки не осознают всю серьезность преступлений и считают незаконные действия чем-то вроде опасной и захватывающей игры. С 22 октября по 26 октября в рамках городской Недели профилактики социально-негативных явлений, правонарушений среди несовершеннолетних и формирования здорового образа жизни на социальных участках с подростками общеобразовательных учреждений города были проведены профилактические групповые занятия с элементами тренинга. Психологами и социальными педагогами КЦСОН «Радость» было охвачено 9 общеобразовательных учреждений. Тренинги были направлены на повышение уровня информированности подростков по проблемам, связанным с наркотиками, выработку и развитие навыков, предотвращающих употребление психоактивных веществ. На занятиях подростки узнали о причинах и последствиях употребления наркотиков, возможных стратегиях поведения. Были рассмотрены стадии развития никотиновой зависимости, способы сказать «НЕТ» и приобретения опыта в случае отказа от вредных привычек. Ребята активно участвовали в дискуссии по вопросам сохранения здоровья подрастающего поколения, называли альтернативные варианты пагубным привычкам, один из которых – занятие физкультурой и спортом. После ролевых игр, демонстраций презентаций проходило обсуждение увиденного, в результате которого был сделан вывод, что вредные привычки оказывают негативное влияние на здоровье и жизнь человека. Проведенные мероприятия не оставили никого равнодушными к рассматриваемой проблеме, что послужило толчком для размышлений. Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләрнең хокук бозулары төрле булырга мөмкин – административ хокуктан алып җинаять җаваплылыгына кадәр. Теоретик яктан һәр кеше потенциаль җинаятьче, ягъни хокук бозу юлына басарга мөмкин. Ләкин бу адымга һәр кеше дә бармый. Өлкән кеше үз эшләренең нәтиҗәләре өчен җавап бирергә сәләтле булса, ә яшүсмергә бу авыр бирелергә мөмкин. Балигъ булмаган балаларның хокук бозуларының төп сәбәпләре шунда ки, балалар һәм яшүсмерләр еш кына җинаятьләрнең җитдилеген аңламыйлар һәм законсыз гамәлләрен куркыныч һәм мавыктыргыч уен гына дип саныйлар. 22 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр шәһәркүләм социаль-тискәре күренешләрне, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атнасы кысаларында, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре белән тренинг элементлары кулланып профилактик дәресләр үткәрелде. Әлеге чара “Радость " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм социаль педагоглары тарафыннан оештырылып, 9 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты. Тренинглар яшүсмерләрнең наркотикларга бәйле проблемалар буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә, психоактив матдәләр куллануны булдырмый кала торган күнекмәләр эшләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде. Дәресләр барышында яшүсмерләр наркотиклар куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, үз-үзеңне тоту стратегияләре турында күзаллауларын арттырдылар. Никотин бәйлелегенең үсеш стадияләре, «ЮК» дип әйтү һәм начар гадәтләрдән баш тарткан очракта тәҗрибә ысуллары каралды. Балалар үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә актив катнаштылар, зарарлы гадәтләрнең альтернатив вариантларын күрсәттеләр, шуларның берсе-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне атадылар. Рольле уеннардан, презентацияләр күрсәтүләрдән соң күргәннәр турында фикер алыштылар, нәтиҗәдә зарарлы гадәтләр кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына тискәре йогынты ясый дигән нәтиҗә ясалды. Үткәрелгән чараларда күтәрелгән проблемалар беркемне дә битараф калдырмады, киләчәк тормыш өчен уйлануларга этәргеч бирде.