Объединимся ради детей!/Балалар хакына берләшик!

Во исполнение одной из приоритетных публично сформированной цели отрасли в 2019 году – «Сохранение семьи для детей, находящихся в трудной жизненной ситуации. Увеличить долю детей, выбывших из социальных приютов для детей и подростков с семейной формой жизнеустройства, к общему числу выбывших детей с 90% до 92% 08 августа на базе ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе» был организован и проведен межведомственный социальный консилиум по мониторингу выполнения индивидуальных карт получателей социальных услуг родителей и детей из 4 семей, находящихся в социально опасном положении. В работе консилиума приняли участие специалисты отделения социальной помощи семье и детям Заинского муниципального района и представители социального приюта «Тургай» в Мензелинском муниципальном районе. В рамках консилиума совместно был проведен анализ результатов реабилитационной работы с 6 воспитанниками социального приюта, с 4 матерями, находящимися на социальном обслуживании в отделении, и их семьями. Основной задачей встречи явилось принятие необходимых мер по достижению данного показателя публично сформированной цели отрасли. Отрадно, что приглашение на консилиум приняли все родители. Чувствовалась заинтересованность матерей в данном мероприятии, желание пообщаться с профессионалами приюта, отделения, встретиться с кураторами семей, поделиться своими успехами в реабилитации. В ходе беседы со специалистами приюта родители узнали много нового о своих детях, об их увлечениях и желаниях, об умении дружить и общаться, о скрытых психологических проблемах, выявленных вдали от дома и т.д. В полустационаре отделения социальной помощи семье и детям для родителей несовершеннолетних, помещенных в приют, организовано предоставление социальных услуг. Каждая семья находится на социальном сопровождении. На сегодняшний день отмечается положительная динамика в реабилитации 4 матерей из неполных семей: все прошли лечение от алкогольной зависимости, ведут здоровый образ жизни, трудоустроены и работают, 2 из них заключили соглашение о реструктуризации задолженности по оплате жилищно-коммунальных услуг. Одни из них посадили огород и уже занимаются сбором урожая, другие проводят ремонт, улучшая жилищно-бытовые условий проживания. Все родители контакты, открыты, постоянно на связи с куратором семьи и специалистами рабочей группы, с желанием встречаются с психологом и педагогом отделения, посещают групповые занятия и мероприятия различной направленности. В рамках консилиума сотрудники отделения и специалисты приюта обменялись мнениями об эффективности предоставления социальных услуг, достигнутыми результатами реабилитации, характеристиками на родителей и воспитанников, межведомственным информационным материалом, собранным в рамках реабилитации семей. В завершении встречи участники консилиума приняли решение о дальнейшем взаимном сотрудничестве и о продолжении предоставления услуг согласно индивидуальным картам получателей по ИППСУ в рамках социального обслуживания: в полустационарной и стационарной форме родителям и несовершеннолетним из данных семей. 2019 елда тармакның өстенлекле максатларының берсе - "Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу”. 8 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк базасында социаль куркыныч хәлдә булган 4 гаилә балалары һәм ата-аналар өчен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы буенча ведомствоара социаль консилиум оештырылды. Консилиум эшендә Зәй муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм Минзәлә муниципаль районының "Тургай” социаль приюты вәкилләре катнашты. Консилиум кысаларында социаль приютта тәрбияләнүче 6 бала, социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче 4 әни һәм аларның гаиләләре белән реабилитацион эш нәтиҗәләренә анализ ясалды. Шунысы куанычлы, консилиумга чакырылган барлык ата-аналар да катнашырга ризалык белдерделәр. Әлеге чарада әниләрнең кызыксынуы, приют һәм бүлек хезмәткәрләре белән аралашырга, гаилә кураторлары белән очрашырга, тернәкләндерүдәге уңышлары белән уртаклашырга теләүләре сизелде. Әңгәмә барышында приют белгечләре ата-аналарга балалары турында, аларның мавыгулары һәм теләкләре, дуслар табып аралашулары, өйләреннән еракта ачыкланган яшерен психологик проблемалары турында һәм башка бик күп яңалыклар җиткерделәр. Бүгенге көндә тулы булмаган гаиләләрдәге 4 әнине реабилитацияләүдә уңай динамика күзәтелә: барысы да алкоголь бәйлелектән дәваланып, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, эшлиләр, 2 әни торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычларын реструктуризацияләү турында килешү төзеделәр. Берничәсе бакча утыртты һәм инде уңыш җыю белән шөгыльләнә, икенчеләре торак-көнкүреш шартларын яхшыртып ремонт ясый. Барлык әниләр дә гаилә кураторы һәм эшче төркем белгечләре белән даими элемтәдә, психолог һәм бүлек педагогы белән теләп очрашалар, төркемле дәресләрдә һәм төрле юнәлештәге чараларда даими катнашалар. Консилиум кысаларында бүлек хезмәткәрләре һәм приют белгечләре социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеге, тернәкләндерү нәтиҗәләре, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләргә характеристика, гаиләләрне реабилитацияләү кысаларында җыелган ведомствоара мәгълүмати материаллар белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында консилиумда катнашучылар алга таба да үзара хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләр кабул итүче гаиләләрдәге ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга индивидуаль карталарында каралган хезмәтләр күрсәтүне ярымстационар һәм стационар формада күрсәтүне дәвам итү турында карар кабул иттеләр.