Подарки от Айрата Хайруллина/Айрат Хәйруллин бүләген алдылар

Вручением подарков от депутата Государственной Думы Российской Федерации Айрата Назиповича Хайруллина открылась декада инвалидов в ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе. Люди с ограниченными возможностями получили продуктовые наборы, кроме подарков воспитанники детских садов подарили праздничное настроение. Они исполнили песни для любимых бабушек. В рамках декады инвалидов продуктовые наборы от депутата Хайруллина А.Н. получат 44 инвалида, состоящие на надомном облуживании. Пожилые граждане выразили огромную благодарность депутату А.Н. Хайруллину за помощь и поддержку. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул шәһәр-районыбызда яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара. Шәһәребездә яшәүче инвалидлар Минсара Миннеәхмәтова һәм Анна Кушникова бүләкне депутат ярдәмчесе Алсу Гамирҗанова кулыннан алды. Алар өчен ул чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Чөнки инвалидлар алдында бакчада тәрбияләнүче сабыйлар да чыгыш ясады. -Шәһәр-районыбызда социаль хезмәтләрдән файдаланучы 182 кеше бар, шуларның 44е –инвалид. Аларның 23е –авылларда, 21е шәһәрдә яши. Инвалидларны ел саен сөендереп торган өчен Айрат Хәйруллинга без зур рәхмәтле, - ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.