С уважением к пожилым/Өлкәннәрне хөрмәтләп

В ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ Заинского муниципального района» в отделение надомного социального обслуживания есть замечательная традиция поздравлять своих получателей социальных услуг с праздниками. В преддверии Международного дня пожилых людей воспитанники МБУ «Василек», МБУ «Теремок», МБУ «Радуга» в сопровождение своих воспитателей и специалистов отделения посетили пожилых людей, прочитали стихи, подарили открытки, сделанные своими руками. Несмотря на волнение ребят, добрые слова тронули бабушек. Они с благодарностью принимали поздравление, фотографировались вместе с ребятами. Это событие останется в памяти каждого участника: пожилые люди будут вспоминать о том внимании, которое оказали им дети, а воспитанники детских садов будут готовиться к следующему празднику. Также специалистами отделения совместно с волонтерами школ были организованы акции «Порядок в доме», «Протяни руку помощи», «Спешите делать добро» по оказание посильной помощи ветеранам, состоящим на надомном обслуживании. Очень хочется пожелать всем пенсионерам крепкого здоровья, долгих лет жизни, благополучия их семьям. Пусть бережное отношение к людям старшего поколения станет делом не одного торжественного, праздничного дня, а повседневной обязанностью каждого из нас. Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү Үзәгендә инде күп еллар күркәм традиция яшәп килә. Өйдә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең социаль хезмәтләр кабул итүчеләрен һәр бәйрәм белән тәбриклиләр. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәребезнең "Күкчәчәк", "Салават күпере", "Теремкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, тәрбияче апалары һәм Үзәк белгечләре белән берлектә, олы яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булып, шигырьләр сөйләделәр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Нәниләрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләренә үтеп керде, үзләренә карата булган кадер-хөрмәт эле күп вакытлар аларның хәтерендә сакланыр, ә балалар исә, әбиләрнең чын күңелдән сөенгәннәрен күреп, алда булачак бәйрәмнәргә әзерләнү өчен дәрт алдылар. Шулай ук Үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр, мәктәп волонтерлары, белән берлектә, "Өйдә тәртип", "Ярдәм кулы сузыйк", "Яхылык эшләргә ашыгыгыз" акцияләре оештырдылар. Барлык пенсионерларыбызны да бәйрәм белән котлап, аларга озын , бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе телисе килә. Шушы бәйрәм көне,елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп,өлкәннәребезнең күңелләренә шатлык, тәннәренә сихәтлек,өйләренә иминлек алып килсен.