Себе любимой посвящается…/Әниләр көне

Мама – это самый главный человек в нашей жизни. Именно мама заботится о нас не только с первых дней жизни, но и до нашего рождения. Поэтому День Матери – это не просто праздник. В этот тёплый день мы поздравляем самых дорогих и любимых людей. А что сказать про мам, которые воспитывают детей с ограниченными возможностями? Их ежедневные старания ради своих детей – это не просто труд, поэтому в такой день хочется поздравить этих героинь и уделить им особое внимание. 28 ноября в ГАУСО «КЦСОН «Радость» участницы клуба «Путь к себе» отметили этот прекрасный праздник. Для них было организовано занятие особенных семей, в котором дети и родители получают те положительные эмоции, которых им так не хватает в повседневной жизни. Основным направлением клуба стало творчество: музыкальная и сказкотерапия, рисование, лепка из пластилина, теста и другие методы арт-терапии. А самое главное – в занятии участвует вся семья. Для ребёнка так важно получить радостные эмоции, создавая рисунок или фигурку из пластилина, да ещё делая всё это вместе с мамой! Ведь совместное творчество – это лучший способ укрепить семейные отношения. Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә Әниләр Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз. Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк. 28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Алар өчен әкият терапиясе дәресе оештырылды, аның барышында әниләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан кунаклар эмоциональ бушану бүлмәсен карадылар, анда рәхәтләнеп ял итә алдылар, борчылу һәм тискәре хис-кичерешләрдән арындылар. Соңыннан клубта катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды. Һәр әни үзенең физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да сәламәт булырга кирәклеген онытмаска тиеш! Чөнки сәламәт һәм шат күңелле әни генә балага үзенең бөтен мәхәббәтен һәм җылысын бирә ала.