Старость-это золотая пора жизни человека/Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры

Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры Календарьда беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, моңландыра, шатландыра торган бер бәйрәм бар: Өлкәннәр көне.Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Шушы дата уңаеннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыралар. Быел да Өлкәннәр декадасы, шулай ук, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды. Куш Елга авылында яшәүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәребез бергә җыелып яшь чакларын сагынып искә алдылар, авыл хәлләрен барладылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.Шыкмай авылында гомер кичерүче Исрафилова Хәбибә әби исә бәйрәм белән котларга килгән мәктәп балаларына бик сөенеп калды. Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Биш авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән “Чәчәк ат, Республикам минем!" музыкаль әдәби кичә оештырылды. Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Татарстан турында җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Шулай ук бу көннәрдә районыбызда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр үткәрелә. ”Йортта ярдәмче” акциясе кысаларында өлкәннәрнең йортларында, ишегалларында җыештыру эшләре башкарыла. “Өйдә бәйрәм”акциясе кысаларында мәктәп укучылары, мәданият хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәткәрләр олы яшьәге кешеләрне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. Өлкәннәребез һәрвакыт чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр иде. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, исәнлекләре нык булсын. Елга бер килә торган Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе, көн саен шулай булсын. Старость-это золотая пора жизни человека В календаре есть один праздник, который никого не оставляет равнодушным, заставляет задуматься, грустить, радоваться: День пожилых.Старость-это золотая пора жизни человека, поэтому праздник отмечается именно в такое время года. В связи с этой датой социальные работники Заинского комплексного центра социального обслуживания населения “Радость” ежегодно проводят различные благотворительные и развлекательные мероприятия. Декада пожилых в этом году также была организована очень оживленной и насыщенной событиями. Получатели социальных услуг, проживающие в деревне Куш-Елга, устроили чаепитие, с ностальгией вспоминали годы молодости, делились новостями.А жительница деревни Шикмамаево Исрафилова Хабиба апа очень обрадовалась школьникам, пришедшим поздравить ее с праздником. В рамках декады пожилых людей был организован музыкально литературный вечер «Цвети, Республика моя!» с одиноко и одиноко-проживающими гражданами пожилого возраста и инвалидами,состоящими на надомном обслуживании в с.НижнееБишево .Учащиеся начальных классов Нижне Бишевской средней школы исполнили для пожилых песни, читали стихи о Татарстане. Также в эти дни для получателей социальных услуг надомного социального обслуживания КЦСОН “Радость”. В рамках акции “Помощник в доме " проводятся уборки дворов и домов престарелых. В рамках акции ”Домашний праздник" социальные работники совместно с учащимися школ и работниками культуры поздравляют пожилых людей на дому. Пусть пожилые всегда ощущают заботу, счастье и радость. Пусть жизнь наших уважаемых пожилых будет долгой и крепкой. Пусть так будет каждый день, а не только в День пожилых людей, который приходит один раз в год.