В гости к приемной семье / Тәрбиягә алган гаиләдә кунакта.

Стало доброй традицией работников социальной сферы - выезжать в приемные семьи, созданные для пожилых людей Заинского района. Так, 29 октября Начальник отдела социальной защиты Эльмира Хузина совместно с сотрудниками Комплексного центра социального обслуживания населения «Радость» в очередной раз посетили приемную семью, проживающую в одном из сельских поселений нашего района. Такие встречи уже давно перестали быть формальными – семья ждет, когда к ним приедут не с проверкой, а в «гости». Это посещение не стало исключением ….. бабай, которого в 2018 году забрали из …. дома-интерната, и который как-то сразу стал полноправным членом семьи, радушно встретил желанных гостей, шутил, вспоминал интересные, совместно пережитые моменты. Такие поездки «в гости» взаимно полезны: приемная семья чувствует поддержку со стороны органов социальной защиты, а специалисты Центра социального обслуживания понимают насколько важна их работа. Зәй муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде .29 октябрь көнне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, шундый гаиләгә бардылар. Мондый очрашулар инде күптән формаль булудан туктады – гаилә аларга тикшерү белән түгел, ә “кунака”килүләрен көтә. Бу бару да искәрмә түгел. Әлеге очрашуның сәбәпчесе булган бабайны 2018 елда интернат-йорттан үзләренә сыендырган гаилә беренче көннән үк гаиләләренең тулы хокуклы әгъзасы итеп кабул итәләр. Килгән кунакларны бабай ачык йөз белән каршы алды, шаяртты, кызыклы мизгелләрне искә алды. Мондый “кунакка” йөрешүләр ике як өчен дә файдалы: гаилә социаль яклау органнары ягыннан ярдәм тоя, ә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үз эшләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлар.