в КЦСОН "Радость" состоялось второе занятие в "Школе ухода за маломобильными гражданами"/Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе

В Государственном автономном учреждении социального обслуживания "Комплексный центр социального обслуживания «Радость» Заинского муниципального района» продолжает работу школа ухода за маломобильными гражданами. В ходе обучения слушатели приобретают теоретические знания и практические навыки по уходу за людьми, которые в силу преклонного возраста или болезней не могут себя обслуживать или нуждаются в специальном уходе. Согласно разработанному плану 14 сентября состоялось второе занятие, которое посетили 10 человек. На занятии рассматривались 3 темы: - Уход за людьми с ограниченной способностью к самообслуживанию и передвижению: позиционирование, кормление. Основные правила техники передвижения; - ЗОЖ. Методы оздоровления организма. - Методы контроля за изменением состояния здоровья. В завершении занятия слушателям были вручены буклеты «Тонометр. Как измерит артериальное давление». Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе" үз эшен дәвам итә. Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбенә йөрүчеләр озак вакытлар авыр хәлдә ятучы авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәнәләр, практик күнекмәләр алалар. План буенча 14 сентябрьда оештырылган, 2 нче шөгыльдә 10 тыңлаучы катнашып, түбәндәге темалар өйрәнелде: - Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә һәм хәрәкәтләнүдә мөмкинлекләре чикләнгән авыруларны карау, ашату. Хәрәкәтләнү техникасының төп кагыйдәләре. - Сәламәт яшәү рәвеше. Организмны сәламәтләндерү ысуллары. - Сәламәтлектәге үзгәрешләрне контрольдә тоту ысуллары. Шөгыль ахырында тыңлаучыларга "Тонометр. Артериаль кан басымын ничек үлчәргә" дип аталган буклетлар тапшырылды.