В Школе ухода учат ухаживать за больными, перенесшим инсульт/Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе»ндә инсульт кичергән кешеләрне карарга өйрәтәләр

В Государственном автономном учреждении социального обслуживания "Комплексный центр социального обслуживания «Радость» Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в Заинском муниципальном районе» продолжает работу школа ухода за маломобильными гражданами. На очередном занятии слушателям была представлена подробная информация о факторах риска возникновения инсульта и методах их контроля, принципах ухода за больными с инсультом, о подходах к реабилитации. Инструктор по лечебной физкультуре Заинской центральной больницы Соловьева Любовь Владимировна показала упражнения, помогающие в восстановлении навыков самообслуживания больного после инсульта. В завершении родственникам, ухаживающим, больных после инсульта были вручены буклеты «Инсульт», «Все, что нужно знать о холестерине», «Роль питания в профилактике артериальной гипертонии», «Ишемическая болезнь сердца» и др. Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшчәнлеген дәвам итә. Чираттагы дәрестә тыңлаучыларга инсульт барлыкка килүгә этәргеч биргән факторлар һәм аларны конрольдә тоту алымнары, инсульт кичергән авыруларны карау принциплары, реабилитация турында тулырак мәгълүмат бирелде. Зәй үзәк хастаханәсенең дәвалау физкультурасы буенча инструктор Соловьева Любовь Владимировна инсульттан соң авыруга үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызуда ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте. Соңыннан инсульт кичергән авыруларның туганнарына « Инсульт», “Холестерин турында ниләр белергә кирәк», « Артериаль гипертонияне профилактикалауда туклануның роле», «Йөрәкнең ишемик авыруы» дигән буклетлар тапшырылды.