В Заинском районе состоялся пробный выезд по доставке пожилых граждан в медучреждения/Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерүне оештыру

6 августа 2019 в Заинском муниципальном районе состоялась «пробная» доставка пожилых граждан старше 65 лет из Тюгеевского, Свелоозерского сельских поселений в Центральную районную больницу для прохождения диспансеризации. Благодаря слаженным действиям 2 ведомств, социальной защиты и учреждения здравоохранения, пробный выезд прошел удачно: без каких либо существенных проблем пожилые люди были доставлены в больницу, обследованы и возвращены домой. Все они были заранее предупреждены фельдшером и социальными работниками данного участка. Пожилые люди не на минуту не оставались одни, по дороге их сопровождал социальный работник, в больнице их встретила медицинская сестра, сопровождающая их по территории мед. учреждения. Прошедшие диспансеризацию пенсионеры очень позитивно отзываются об осуществлённом выезде, особо отмечая доброжелательность и отзывчивость социальных и медицинских работников. Следующий пробный выезд пройдет 7 августа, проходить диспансеризацию во Врачебной модульной амбулатории мкр. Заинск-2 будут жители Сарсаз Багряжского сельского поселения. Уже с сентября в рамках проекта «Старшее поколение» национального проекта «Демография» планируется осуществлять подобные выезды ежедневно. Такими услугами бесплатно смогут воспользоваться заинцы старше 65 лет, проживающих в сельских поселениях с низкой транспортной доступностью. Для этого в ГАУСО «КЦСОН «Радость» МТЗ и СЗ РТ в Заинском муниципальном районе» будет приобретен специальный автотранспорт, приспособленный для перевозки маломобильных граждан. На сегодняшний день ведется подготовительная работа: КЦСОН «Радость» совместно с Заинской центральной районной больницей подготовлен план график выездов в сельские поселения, назначены ответственные лица, осуществлено распределение функций между организациями. До конца года планируется доставить в Заинскую центральную районную больницу для проведения диспансеризации и скрининговых обследований еще 611 пожилых заинцев. 2019 елның 6 августында Зәй муниципаль районында төгәлрәге, Якты Күл һәм Тюгеевка авыл җирлекләреннән, 65 яшьтән өлкәнрәк өлкән яшьтәге гражданнарны үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды. Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең үзара киңәшләшеп эшләүләре нтиҗсендә, сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды: өлкәннәр хастаханәгә махсус машинада килделәр, участок фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләр ярдәме белән тикшерүләр узып, шул ук машинада өйләренә кайтарылдылар. Өлкән кешеләр бер генә минутка да ялгыз калмады, юлда аларны социаль хезмәткәр озатып килде, хастаханәдә исә шәфкать туташы каршы алып, белгечләргә йөртте. Бу чараны өлкәннәр бик уңай кабул иттеләр, хезмәткәрләренең игелеклелеген һәм ярдәмчеллеген аеруча билгеләп үттеләр. Киләсе чара 7 августта узачак, диспансерлаштыруны Сарсаз Баграж авыл җирлегендә яшәүчеләр узачак. “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында сентябрь аеннан мондый чаралар көн саен башкару планлаштырыла. Мондый хезмәтләрдән транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк зәйлеләр бушлай файдалана алачак. Моның өчен Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә авыр хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган махсус автотранспорт билгеләнәчәк. Бүгенге көндә әзерлек эшләре алып барыла: “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлекләренә чыгу графигы әзерләнгән, җаваплы затлар билгеләнгән, оешмалар арасында функцияләр бүленгән. Ел ахырына кадәр Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм скрининг тикшерүләре үткәрү өчен тагын 611 өлкән кешене китерү планлаштырыла.